<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><key>Am</key>
<hymn_number>97</hymn_number>
<title>Җан тынычлыгы таптым</title>
<lyrics>[V1]
.Am
 Нәрсә соң минем күңелне
.C
 Шул кадәр шатландыра?
.   Am      Em  Am
 // Нәрсә йөрәккә агыла
. F        Em    Am
 Һәм дә тынычландыра? //

[V2]
 Күң(е)лем шатлык белән тулып
 Ургылып ташып чыкты,
 // Чөнки котылу сүзеннән
 Йөрәктә орлык шытты. //

[V3]
 Җан тынычлыгы мин таптым
 Гайсәнең дан таҗыннан.
 // Ул богауларымны өзде
 Иблиснең тозагыннан. //

[V4]
 Бирде тынычлык газаптан
 Һәм шатлык кайгылардан.
 // Изге каны белән юды,
 Чистартты гөнаһлардан. //

[V5]
 Һәм шуңа җаным куанды
 Шуңа күң(е)лем шатланды.
 // Җирдәге яшәү тормышым
 Өр - яңадан башланды. //</lyrics>
</song>